news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Магановны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Путин Магановны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин Валентин Шашин исемендәге «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Магановны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турында указны имзалады.

Топ-менеджер «хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен» бүләккә лаек булды. Бу хакта хокукый актлар порталында урнаштырылган документта билгеләп үтелә.

Наил Маганов «Татнефть» ГАҖ генераль директоры вазифасын ун елдан артык, 2013 елның ноябреннән алып башкара. Шулай ук «ТАНЕКО» АҖ директорлар советы рәисе, «Ак Барс» хоккей клубы президенты һәм Татарстан Хоккей федерациясе президенты булып тора.

Элегрәк Маганов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, «Дуслык» ордены, «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены, Почет ордены, «ТАССРның 100 еллыгы» медале, III дәрәҗә «Дан һәм намус» ордены (Рус Православие чиркәве тарафыннан бирелә), Казахстаннан II дәрәҗә «Достык» ордены һәм «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале бүләкләренә лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot