news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин М12 трассасында хәрәкәт итүгә оптималь тарифлар турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты

Путин М12 трассасында хәрәкәт итүгә оптималь тарифлар турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Россия Хөкүмәте һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» түләүле магистрале аша йөрүгә оптималь тарифларны билгеләү өчен тәкъдимнәр бирергә тиеш булачак. Президент Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

«<...> Мәскәү шәһәреннән Казан шәһәренә кадәр М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы маршруты буенча йөрү тарифларын анализларга һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектларында яшәүчеләр һәм коммерция оешмалары тарафыннан ихтыяҗны исәпкә алып, оптималь тарифларны билгеләүгә карата тәкъдимнәр кертергә», – диелә Президентның 2023 елның 14 декабрендә узган матбугат конференциясе йомгаклары нигезендә йөкләмәләр исемлегендә.

Бу йөкләмәне үтәү өчен 2024 елның 15 мартына кадәр вакыт билгеләнгән.

  • Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы М12 «Көнчыгыш» трассасы буенча хәрәкәткә Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның декабрь ахырында старт бирде. Тизйөрешле юлны дәүләт башлыгы инициативасы белән «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты нигезендә төзеделәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100