Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин һәм Трамп 10 ноябрьдә очраша
Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, хәзерге вакытта очрашуның вакыты билгеләнә.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин АКШ лидеры Дональд Трамп белән җомга көнне, 10 ноябрьдә Вьетнамда очраша, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Бу хакта журналистларга Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта очрашуның вакыты билгеләнә, ул 10 ноябрь булачак», - диде Ушаков.
Моңа кадәр ул Путин һәм Трамп Вьетнамдагы очрашуда Сирия һәм Корея ярымутравындагы вәзгыять, шулай ук ике арадагы мөнәсәбәтләр хакында фикер алышырга мөмкин, дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз