news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Мәскәү мэры сайлауларында катнашачак

Мәскәү шәһәре сайлау комитеты мэр вазифасына дәгъва белдерүче 5 кешене теркәгән.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 9 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү мэры сайлауларында катнашачак. Бу турыда, Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән, РИА-Новости яза.

“Әлбәттә, Путин мөһим сайлауларда һәрвакыт катнаша. Ул Мәскәү мэры сайлауларында да тавыш бирәчәк. Аның кайда тавыш бирүе турында вакыты җиткәч хәбәр итәрбез”, - диде Песков.

9 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Россиянең күпчелек төбәкләрендә сайлаулар узачак. Аның 33ендә тавыш бирү төбәк дәрәҗәсендә узачак. Аерым алганда, 22 субъектта төбәк башлыкларын сайлаячаклар.

Мәскәү шәһәре сайлау комитеты мэр вазифасына дәгъва белдерүче 5 кешене теркәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100