Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Мәскәүдә милли әдәбиятлар Йорты булдыру турында карар кабул итте
Федераль һәм башкала хакимиятләренә Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәби институты базасында милли әдәбиятлар Йорты булдыру мәсьәләсе йөкләнде.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясе президенты Владимир Путин мәдәният һәм сәнгать Советы һәм рус теле буенча Советның уртак утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.
Федераль һәм башкала хакимиятләренә Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәби институты базасында милли әдәбиятлар Йорты булдыру мәсьәләсе йөкләнде.
Мәдәният министрлыгына җәйгә кадәр иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә Россия халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау һәм контрольдә тоту мәсьәләләрен хәл итү бурычы куелды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча кабинетлар министрлыгына законнарны һәм хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк булачак.
Моннан тыш, кремль администрациясенә хөкүмәт белән берлектә, 15 апрельгә кадәр, 2021 елда Достоевскийның 200-еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы йөкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз