news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәм парламент җитәкчелеге 25 декабрьдә эшчәнлеккә нәтиҗә ясаячак

Россия Президенты Владимир Путин сишәмбе көнне парламент җитәкчелеге белән очрашу уздыра.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин сишәмбе көнне парламент җитәкчелеге белән очрашу уздыра һәм аның барышында закон чыгаручыларның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

“25 декабрьдә Владимир Путин Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы, шулай ук Россия парламенты ике палатасының профильле комитетлары җитәкчелеге белән традицион очрашу уздыра”,- диелгән хәбәрдә.

Хәбәр ителгәнчә, парламентарийларның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау планлаштырыла, киләсе елга законнарны камилләштерү буенча фикер алышу күзаллана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot