Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин һәм Медведев Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлау телеграммалары килә.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар килә. Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады, дип хәбәр ителә Татарсан Хөкүмәте порталында.
“Хөрмәтле, Рөстәм Нургалиевич! – диелгән телеграмма текстында. – Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Патриотлык, гражданлык, Ватан тарихына хөрмәт, күп гасырлар дәвамында аның язмышы өчен җаваплылык безнең халыкны берләштерде, сынауларны үтәргә ярдәм итте, бөек держава булдырды.
Бүген бу кыйммәтләргә һәм идеалларга бирелгәнлек безне көчле итә, Россия уңышлары һәм иминлеге өчен барлык башлангычларда ышаныч бирә!”.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев та Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасы юллаган.
“Бу истәлекле дата белән бәйле бар нәрсә – безнең тарих кына түгел, диелгән телеграммада. – Килешү, бердәмлек, үзара ярдәмләшү бүгенге Россия өчен дә мөһим. Без бик төрле. Әмма үз Ватаныбызны бертөрле яратабыз, аның уңышлары белән горурланабыз, кыенлыкларны бергә узабыз, илебезнең киләчәге өчен бергә эшлибез. Сезгә сәламәтлек, яңа казанышлар һәм иң изге теләкләр”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз