news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәм Макрон Украина, Корея һәм Сириядәге вәзгыять турында фикер алышты

Дәүләт башлыклары телефон аша Корея Халык Демократик Республикасындагы вәзгыятьне сәяси-дипломатик чаралар ярдәмендә җайга салу турында сөйләште.

(Казан, 15 сентябрь , «Татар-информ»). России Президенты Владимир Путин һәм Франция Президенты Эмманюэль Макрон телефон аша Корея Халык Демократик Республикасындагы вәзгыять-хәлләрне сәяси-дипломатик чаралар ярдәмендә җайга салу турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Путин һәм Макрон Сириядәге вәзгыять, әлеге гарәп республикасындагы хәлләрне сәяси яктан җайга салу буенча да фикер алышкан. Путин Макронга Сирия буенча «соңгы вакытта Сирия кораллы көчләре Россия һава-космик гаскәре ярдәмендә илдәге террорчылык төркемнәренә каршы көрәштәге ирешелгән уңышлар» турында сөйләде.

Моннан тыш, ике дәүләт башлыгы Украинадагы вәзгыять турында да сөйләште. Путин һәм Макрон «вакытлыча мәктәп килешүе»н тайпылышсыз саклау мөһимлеген белдерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot