news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирүне контрольдә тотарга чакырды

Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итә.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). "Мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирү белән бернинди алдашу, караклык булырга тиеш түгел". Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сочида Бөтенроссия халык фронты Медиафорумында чыгыш ясап, "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе, Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева фронтның Россиянең барлык субъектлары буенча бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итүен әйтте.

"Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре - бу төрле әйберләр. Закон нигезендә дәреслекләр мәктәптә уку вакытында бушлай бирелергә тиеш. Алар вакытлыча бирелә. Соңыннан башка укучыга тапшырыла. Законда шулай язылган. Монда бернинди алдашу булырга тиеш түгел. Моны төгәл контрольдә тотарга кирәк", - диде Путин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100