news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Мәхмүт Гәрәевне чын патриот дип атады

Дәүләт башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде. Ветеран балалары Тимур Гәрәевка һәм Галия Крайновага адресланган телеграмма Кремль сайтында басылып чыкты.

«Армия генералы Мәхмүт Гәрәев җиңүчеләрнең танылган буын вәкиле, ихтыярлы, энергияле кеше һәм чын патриот булды», - диде дәүләт башлыгы.

Ул Мәхмүт Әхмәт улы «Бөек Ватан сугышының фронт юлларын батырларча узды», аннан соң үзен Россия Федерациясе Кораллы көчләрен үстерүгә, илнең оборона сәләтен һәм милли иминлеген ныгытуга багышлады, дип билгеләп үтте.

«Мәхмүт Әхмәт улы үзенең хезмәт бурычын намус белән үтәде, хезмәттәшләре һәм кул астындагылар өчен үрнәк булды һәм соңгы көнгә кадәр әһәмиятле иҗтимагый эшчәнлектә, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашты», — диде Владимир Путин. Ул аның үз эшенә бирелгәнлеге, белеме, тәҗрибәсе һәм тугрылыгы һәрвакыт эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә бик кирәк булганлыгын әйтте.

  • 25 декабрьдә Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәев 97нче яшендә вафат булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100