news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәм Голодец Казанда үтәчәк WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек буенча фикер алышты

WorldSkills-2019 вакытында Казанда ике мең волонтер җәлеп ителәчәк.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Казанда WorldSkills-2019 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатын уздыру вакытында ике меңгә якын волонтер җәлеп ителәчәк. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә уздырган киңәшмәдә Хөкүмәт рәисе урынбасары Ольга Голодец җиткерде.

«Казанда ике мең волонтер җәлеп ителәчәк. Һәм бүген WorldSkills системасы өчен волонтерлар әзерләү үзәкләре эшләрен башлый. Әлеге яшьләрне без тиешле дәрәҗәдә кунакчыллык күрсәтсеннәр өчен әзерләргә телибез», – диде Голодец.

Хөкүмәт рәисе урынбасары хәзерге вакытта Казанда 169 квадрат метр чемпионат уздыру өчен мәйдан төзелүе турында җиткерде.

Ольга Голодец шулай ук катнашучыларның әзерлеге турында да әйтеп узды. «Барысы да яхшы әзерләнсен өчен без WorldSkills илчеләрен җәлеп итәбез. Әлеге кешеләр зур уңышларга ирешкән, һәм бүген яшьләрне өйрәтә», – дип хәбәр итте ул.

Искәртеп узыйк, Россия җыелмасы гомумкоманда зачетында баллар буенча Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган WorldSkills-2017 44 нче дөнья чемпионатында беренче урынны алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot