news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады

2019 елның 1 гыйнварыннан педагоглар дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәргән өчен компенсация алачак.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин мәгариф турындагы законга “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән үзгәрешләрне имзалады. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз педагогларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм үткәрү өчен компенсация түләү турында бара.

Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Төзәтмәләр буенча, педагогларга БДИ, шулай ук аттестация формалары өчен хезмәт хакын һәм чыгымнарны компенсацияләү гарантияләнә.

“Федерация субъектларында һәм муниципалитетларда укытучыларга эш сәгатеннән тыш эшләгән өчен элек тә компенсация түләү каралган иде. Әмма кайбер төбәкләрдә ул түләнмәгән, чөнки андый түләүләр закон белән гарантияләнмәгән булган”, - дип ачыклык кертте РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Закон шушы түләүләрне гарантияләү өчен кабул ителә, диде Гыйльметдинов. "Сүз укытучыларның хокукларын яклау турында бара. Закон, асылда, укытучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе уздырган өчен компенсация түләү буенча төбәкләрнең бурычларын билгели", - диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100