news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә чыгымнарны арттырырга ниятли

Әлеге башлангычны Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов һәм Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина да хуплады.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты администрациясе һәм Хөкүмәт яңа бюджет сәясәтен карарга кереште. Анда сәламәтлек саклау, мәгариф һәм инфраструктурага өстенлек биреләчәк. Бу хакта «Ведомости» газетасы киңәшмәдә катнашучылар һәм федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә.

Бу – Президент үтенече белән эшләнә, әмма рәсми йөкләмә бирелмәгән.

Хәзерге вакытта төп мәсьәлә – моңа акча табу. Аны берничә юл белән хәл итү күздә тотыла. Чыгымнарның бер өлешен киметү, бюджет сәясәтен йомшарту һәм салымнарны арттыру (әйтик, физик затларның кеременә салымны 15 процентка кадәр) – әнә шундыйлардан. Шулай ук хокук саклау органнары һәм контроль-ревизия аппаратының чыгымнарын киметергә тәкъдим ителә.

Реформалар программасын Россиянең элеккеге финанс министры, Стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Алексей Кудрин әзерли. Әлеге башлангычны Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов һәм Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина да хуплады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot