news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин мөфти Таҗетдин белән мөселман өммәте эшчәнлеге турында сөйләште

Ил башлыгы Россиянең дини конфессияләре вәкилләре белән даими аралашуын дәвам итә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Кичә Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән илнең мөселман өммәте эшчәнлеге мәсьәләләре хакында сөйләшкән. Бу турыда ил башлыгы матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков хәбәр итә.

«Россиянең дини конфессияләре вәкилләре белән даими аралашуын дәвам итеп, Президент Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдинне кабул иттте», - ди матбугат сәркәтибе.

«Мөселман өммәте эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре хакында сүз барды», - дип өсти ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot