news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: М-12 трассасын эшләтеп җибәрү Татарстанда туучылар эше нәтиҗәсе

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда билгеләп үткәнчә, М-12 «Көнчыгыш» автоюлын эшләтеп җибәрү республикадан чыгучылар эше нәтиҗәсе булды. Вице-премьер Марат Хөснуллинны ул аерым билгеләп үтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Миңнеханов Президентка юл-транспорт инфраструктурасына игътибары, шул исәптән Казанны Мәскәү белән тоташтыручы М-12 трассасы проектын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде.

«Бу сезнең федераль хөкүмәттәге вәкилләрегезнең, Марат Шакирҗановичның эш нәтиҗәсе», - диде Путин елмаеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot