news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин өлешләп төзелештә халыкның алдануына китергән шартларга чик куярга кирәклеген әйтте

Россия Президенты алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итү базарның кысылуына китерәчәк дип саный.

Путин өлешләп төзелештә халыкның алдануына китергән шартларга чик куярга кирәклеген әйтте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Президенты Владимир Путин әйтүенчә, кешеләрдән акча җәлеп итүнең бүгенге схемасын бетереп, халыкның алдануына китерүче шартлар тууына чик куярга кирәк. Бу хакта ул Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Аның фикеренчә, Россия, өлешләп төзелештә катнашып, алданучылар белән бәйле фундаменталь мәсьәләне хәл итәргә мәҗбүр. Тик бу карар базарның кысылуына китерәчәк.

“Дәүләт һаман бу эшчәнлек өлкәсен цивилизацияле итеп көйләмәгән. Без проблеманы хәл итү өчен авырлыклар китергән икътисадның бу секторында эшне чикләячәк карарлар кабул итәргә мәҗбүр. Бу үзеннән-үзе килеп чыккан проблема түгел”, - ди Илбашы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100