news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин “Үлемсез полк” йөрешендә катнашты

Дәүләт башлыгы әтисе Владимир Спиридонович Путин портреты белән Мәскәү үзәгеннән узды.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә “Үлемсез полк” йөрешендә катнашты, дип яза “Российская газета”.

Президент акциядә бишенче тапкыр катнаша. Быел аны Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм Сербия Президенты Александар Вучич озатып барды.

Путин хәрби предприятие хезмәткәре буларак азат ителеп тә сугышка киткән әтисе Владимир Спиридонович Путин портреты белән Мәскәү үзәгеннән узды.
Дәүләт башлыгы алдан Мәскәүдә Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot