Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Лаос вәкиленә Казанга бүләк ителгән филләр өчен рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Лаос Халык Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсай Сипхандон белән очрашу вакытында Лаос ягына Россиягә бүләк ителгән ике фил өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт башлыгы хайваннарның яхшы шартларда яшәячәген һәм Казан зоопаркының иң үзенчәлекле хайваннарының берсе булачагын билгеләп үтте.
«Лаос ягына Россиягә ике фил бүләк итүе өчен рәхмәт. Татарстан җитәкчесе миңа бу хакта әйтте – һич шикләнмәгез, алар иң яхшы шартларда яшәячәк һәм Казан зоопаркына килүче кунакларга күп шатлык китерәчәк», – диде Путин.
Лаос хайваннарны Россиягә ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тулу уңаеннан бүләк итеп тапшырды.
Филләр узган атнада Казанга килеп җитте. Алар хәзер яңа шартларга ияләшә. Кайбер процедуралар тәмамлангач, казанлылар аларны Казан зооботаника бакчасында күрә алачак.
Владимир Путин белән Сонсай Сипхандонның очрашуы Казанда узучы Россия – АСЕАН юбилей саммиты кысаларында булды.
Россия һәм АСЕАН партнерлыгына 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз