news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин һәлакәтләр өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында законны имзалады

Шулай ук авыр җинаятьләр категориясенә саксыз эшләр дә өстәлә, аларны кылган өчен максималь җәза 15 елдан артмый.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Владимир Путин һәлакәтләр өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында законны имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әгәр дә юл- транспорт һәлакәтләре сәламәтлеккә авыр зыян китерсә, өч елдан алып җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү (хәзер - дүрт елга кадәр) карала, җәза катгыйлана. Юл-транспорт һәлакәтләре кеше үлеменә китергән булса, җәза биш елдан алып 12 елга кадәр (хәзер — ике елдан алып җиде елга кадәр) катгыйлана.

Ике яки аннан да күбрәк кеше һәлак булса, сигез елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән (хәзер - дүрттән тугыз елга кадәр) җәза катгыйлана.

Моннан тыш, закон тимер юл, һава, диңгез һәм эчке су транспортында һәм метрополитенда исерек килеш шундый ук җинаять кылган өчен, Җинаять кодексының 263 маддәсенә үзгәрешләр кертеп, җәзаны катгыйландыра.

Шулай ук авыр җинаятьләр категориясенә саксыз эшләр дә өстәлә, аларны кылган өчен максималь җәза 15 елдан артмый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot