news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Кытай Халык Республикасына сәфәре алдыннан Xinhua агентлыгына интервью бирде

Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасына (КХР) эш сәфәре алдыннан Xinhua агентлыгына интервью биргән. Әңгәмә тексты Кремль сайтында чыкты.

Интервьюда Путин Кытай белән алдагы мөнәсәбәтләрне ничек күрүе һәм Россия-Кытай багланышларының нинди өлкәләрендә көчле алга китеш булырга мөмкин булуы турында сөйләде. Шулай ук ул КХР мәдәниятенә карашы белән уртаклашты һәм дөнья мәйданында БРИКС механизмы ролен бәяләде.

Владимир Путин Кытайга 15 майда килергә һәм 17 майга кадәр шунда булырга тиеш. Бу Россия лидерының дәүләт башлыгы вазифасында бишенче срогы башланганнан соң чит илгә беренче сәфәре була. Турне Пекин һәм Харбинны колачлый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда КХР рәисе Си Цзиньпин, яңадан сайланганнан һәм вазифага керешкәннән соң, шулай ук беренче чиратта Россиягә килде.

Ике дәүләтнең сәясәтчеләре сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча уртак белдерү һәм берничә документ имзаларга тели. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лидерлар бөтен масштаблы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре турында җентекләп фикер алышырга, Россия-Кытай гамәли хезмәттәшлегенең алга таба үсешенең төп юнәлешләрен билгеләргә, шулай ук иң актуаль халыкара һәм төбәк проблемалары турында сөйләшергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100