news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Кырымдагы вазгыятьне хафаланырлык дип санамый

Президент КФУ да телекүпер барышында ярымутраудагы вазгыять турында сөйләде.

Путин Кырымдагы вазгыятьне хафаланырлык дип санамый
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан федераль университетында, илнең барлык федераль университетлары вәкилләре катнашында телекүпердә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Кырымда геосәяси проблемалар турында сорау бирелде.

“Кырымда кайчан тыныч булганы бар? 20 нче елларда вакыйгалар үсешен карасак, Гражданнар сугышы барган, ә университет яшәгән. Яшәп кенә калмаган - ул шул вакыттагы Кырымның үзәге һәм илнең мәгариф һәм фән үзәге булган. Бу - мәгарифнең никадәр мөһим булуының ачык мисалы. Бүген Кырым тирәсендәге вазгыять драматик рухта, дип санамыйм. Киресенчә, минемчә, әкренләп барысы да тотрыкланыр - үсеш нинди булуын күрәсез бит. Инфраструктура мәсьәләләрен һәм проблемаларны хәл иткәннән соң, бу үсеш тагы да куәтләнер, дип ышанам. Социаль өлкәдә дә, фән, мәгариф, төрле юнәлешләрдә производстволар өлкәсендә дә", - дип белдерде Владимир Путин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot