news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин эш сәфәре белән Кыргызстанга барачак

Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада дәүләт сәфәре белән Кыргызстанга барачак һәм Бишкәктә ОДКБ саммитында катнашачак. Бу хакта ВГТРК журналисты Павел Зарубин үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Саммитта катнашудан тыш, Президентның эш расписаниесендә башка халыкара элемтәләр дә, телефоннан сөйләшүләр дә каралган.

Шулай ук дәүләт башлыгы графигына 26 – 28 ноябрьдә узачак Яшь галимнәрнең V конгрессында катнашучылар белән очрашу да кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot