Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Кыргызстан кешеләренә Россиядә үз машина йөртү таныклыгы белән эшләргә рөхсәт итте
1 июньнән чит ил гражданнарына үзләрендә алынган таныклык белән Россиядә автобус, такси һәм йөк машиналарын йөртү тыелган иде.
(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы федераль канунның 25нче маддәсенә үзгәреш кертү хакындагы канунны имзалады. Бу хакта Мәскәү Кремле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел 1 июньнән машина йөртү хокукын бирүче чит ил таныклыгы белән Россиядә автобус, такси һәм йөк машиналары белән идарә итү тыела. Яңа закон исә бу чикләүләр Кыргызстан Республикасы һәм рус теле рәсми тел буларак кулланылган дәүләт гражданнарына кагылмавын билгеләде.
Төп үзгәрешләр "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы канунның 25 маддәсенә кертелгән. Әлеге маддәнең 13нче пункты чит илләрдә бирелгән машина йөртү таныклыгы белән “транспорт белән идарә итүгә бәйле эшмәкәрлек һәм хезмәт эшчәнлеген башкаруны тыя”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз