Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Курск өлкәсендәге операция турында: Дошманны бәреп чыгарачаклар, башкача була алмый
Хәзерге вакытта Россия хәрбиләре Курск өлкәсе территориясеннән дошманны бәреп чыгара. Әмма операция төгәлләнүнең төгәл көнен әйтү авыр, диде Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә барышында.
«Шул көнне бәреп чыгарачаклар дигән төгәл датаны әйтә алмыйм һәм әйтәсем дә килми. Менә хәзер сугыш бара. Башкача була алмый. Әмма, гафу итегез, төгәл көне турында мин хәзер әйтә алмыйм... Мин күз алдына китерәм, мин беләм, план бар бит, аларны миңа даими җиткереп торалар. Әмма менә шушы көнгә дип әйтү ярамый», – диде Путин.
Президент сүзләренчә, ул сугышчыларның аны ишетеп, югалтулар белән исәпләшеп тормыйча, куелган бурычны үтәячәге аркасында срокларны атаудан баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз