news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин күп балалы гаилә статусын билгеләү кирәклеге турында әйтте

Күп балалы гаилә статусы тиешле ташламалар белән федераль дәрәҗәдә билгеләнергә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

« <…> шул исәптән күп балалы гаилә традицияләрен торгызу да мөһим. Без килешкәнчә, күпбалалы гаилә статусын федераль дәрәҗәдә билгеләргә кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

«Кешеләр моны сорый, һәм бу гадел үтенеч һәм гадел таләп», — дип ассызыклады Путин һәм мондый статус тиешле ташламаларны һәм ярдәм механизмнарын тәэмин итә, алар гарантияләнергә тиеш, дип төгәллек кертте.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты яңартылган илкүләм проектларны 2024 елда эшләтеп җибәрү турында игълан иткән иде. Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot