news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Күп балалы һәм зур гаилә Россиянең барлык халыклары өчен яшәү рәвеше булырга тиеш

Путин: Күп балалы һәм зур гаилә Россиянең барлык халыклары өчен яшәү рәвеше булырга тиеш
видеодан скриншот

Зур һәм күп балалы гаилә Россиянең барлык халыклары өчен нормага әверелергә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья рус халык соборының пленар сессиясендә әйтте.

«Күп балалы, зур гаилә Россиянең барлык халыклары өчен норма, яшәү рәвеше булырга тиеш, ә гаилә - дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе һәм рухи күренеш, әхлак чыганагы да. Гаиләгә, аналарга, балаларга ярдәм итү дәүләт идарәсенең искәрмәсез барлык өлкәләрен, безнең икътисади, социаль сәясәтне, мәгарифне, һәм сәламәтлек саклауны колачларга тиеш», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә катлаулы демография проблемаларын акча ярдәмендә генә хәл итү мөмкин түгел. Путин сүзләренчә, бу эштә тормыш ориентирлары күпкә мөһимрәк.

«Кешенең тормыш ориентирлары әһәмиятлерәк, гаилә нигезендә, бала тууда мәхәббәт, ышаныч, ныклы әхлакый нигез ята. Без һич кенә дә һәм беркайчан да бу хакта онытырга тиеш түгел», - диде Президент. Бу турыда «Татар-информ» яза.

  • Россиядә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Бу хактагы карарны Владимир Путин 22 ноябрьдә имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә документта.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100