news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидияләр озайтылачак

Күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидия озайтылачак. Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында узган «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләнеке» конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе сүзләренә шулай дип җавап бирде. Бу хакта ТАСС яза.

Катнашучыларның берсе дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итеп, 450 мең сум күләмендә субсидиянең бик актуаль һәм мөһим булуын билгеләп үтте. «Мин сезнең бәяләү белән килешәм. Ул нәтиҗәле. Гаилә акча гына ала. Бу чараны озайтырбыз», - дип җавап бирде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot