news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: «Крокус»тагы терактка катнашы булганнарның берсе дә җәзадан качарга тиеш түгел

Мәскәү өлкәсенең «Крокус Сити Холл» концерт залындагы терактка катнашы булганнарның берсе дә гадел җәзадан качарга тиеш түгел. РФ Президенты Владимир Путин иминлек мәсьәләләренә кураторлык итүче югары вәкилләрнең 12нче халыкара очрашуында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә. Очрашу Санкт-Петербургта уза.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкара террорчылык ХХI гасырның иң җитди куркынычларыннан берсе булып кала.

«Дөньяның төрле төбәкләрендә күзәтелгән терактларның (алар артында радикаль берләшмәләр генә түгел, кайбер илләрнең махсус хезмәтләре дә тора) максаты – конституцион нигезләрне какшату һәм суверен дәүләтләрне тотрыксызландыру, милләтара һәм динара дошманлык тудыру», - дип искәртте Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, җинаятьчеләр куллана торган алымнар торган саен рәхимсезләнә бара – Мәскәү өлкәсендәге канлы теракт моны тагын бер тапкыр раслады.

«Россия махсус хезмәтләре һәм хокук саклау органнары әлеге җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклау, өйрәнүне дәвам итә, заказ бирүчеләр, иганәчеләр һәм оештыручыларны да кертеп, аның катнашучыларын ачыклый. Аларның берсе дә гадел җәзадан качарга тиеш түгел», - дип белдерде Президент.

Видео: Кремльнең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot