news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Козакны Президент Администрациясе җитәкчесе урынбасары вазифасыннан азат итте

Россия Президенты Владимир Путин үзенең администрациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Козакны вазифасыннан азат итте. Дәүләт башлыгының әлеге боерыгы хокукый актлар порталында басылып чыккан.

Алдарак Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Козакның отставкасы турында матбугатта чыккан мәгълүматны раслаган иде. Ул 17 сентябрьдә үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язган.

Дмитрий Козак Президент Администрациясендә 2000 – 2004 елларда эшләде, соңыннан Көньяк федераль округта дәүләт башлыгының вәкаләтле вәкиле булды, ил Хөкүмәтендә эшләде (министр – аппарат җитәкчесе, төбәк үсеше министры һәм вице-премьер). 2020 елда Президент Администрациясендә җитәкче урынбасары вазифасына кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot