news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ковидка каршы прививка ясатучыларны бүләкләү турында тәкъдимне бәяләде

Вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатучыларны белешмә булган өчен түгел, ә вакцинация вакытында бүләкләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

«Кичә миңа Хөкүмәт Рәисе бу план турында әйтте. Моны белешмә булган өчен түгел, ә вакцина ясатканда бүләкләрлек итеп оештырырга кирәк», — диде Президент Россия Хөкүмәте әгъзалары белән онлайн очрашуда.

Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте, дип яза РИА Новости. 

«Бу лотереяларны ел ахырына кадәр айга бер мәртәбә уздыруны файдалы булыр дип фаразлыйбыз», — диде ул.

Путин нәкъ менә вакцинация узган вакытта бүләкләү чараларын эшләү нәтиҗәлерәк булачагына да игътибар юнәлтте.

Бүгенгә Россиядә коронавирустан 43 млн кеше прививка ясаткан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot