news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков искәрткәнчә, ялган террорчыларның гамәлләре Президентның графигына йогынты ясамаган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербургка сәфәре вакытында дәүләт башлыгы кортежы үтә торган маршрут буенча 50гә якын шартлаткыч җайланма куелуы турында 60 шалтырату килгән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Аның сүзләренчә, ялган террорчылар шул исәптән Президент булырга тиешле урыннар янындагы объектларга мина куелуы хакында да хәбәр иткән.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков искәрткәнчә, ялган террорчыларның гамәлләре Президентның графигына йогынты ясамаган.

Шул ук вакытта, Россия лидерының матбугат сәркатибе искәрткәнчә, телефон хулиганнары чит илләрдән шалтыраткан, әмма аларның кем икәнлеге әлегә ачыкланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100