Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин коррупциягә каршы өстәмә чаралар турындагы карарны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин коррупциягә каршы көрәш өчен өстәмә чаралар кертә торган карарны имзалады. Бу РФ хокукый мәгълүматның рәсми сайтында чыккан документтан билгеле булды.
Документ буенча яңалык дәүләт вазифаларын биләүче затларның, шулай ук аларга кандидатларның керемнәрен һәм мөлкәтен тикшерүне төгәлләштерүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Үзгәрешләр кысаларында вәкаләтле затлар коррупциягә каршы тикшерүләр уздыру өчен гариза җибәрә ала торган оешмалар исемлеге киңәйтелде. Бу исемлеккә кыйммәтле кәгазьләр һәм депозитарийлар хуҗалары реестрын тотучылар өстәлгән, шулай ук тиешле органнар соравы буенча бирергә тиешле кыйммәтле кәгазьләр турындагы белешмәләрнең төгәл исемлеге расланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз