news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Коронавирустан вакцина ясатмаган өчен кешеләрне эзәрлекләргә ярамый

Дәүләт башлыгы халык белән хезмәттәшлекнең күпкә нәтиҗәлерәк ысулы барлыгын искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирустан прививкасы булмаган өчен кешеләргә басым ясарга ярамый. Моның урынына аларга ковидка каршы чаралар куллану кирәклеген аңлатырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән үткәрелгән зур матбугат конференциясендә әнә шундый фикер белдерде.

«Эзәрлекләү чараларын кертергә кирәкме? Юк. Эш сәяси ихтыярда түгел. Эш шунда ки, гамәл кылу көче каршы тору көченә тиң. Безнең халык аптырап калмый, басым ясый башласаң, әйләнеп узу ысулларын табачак», — дип аңлатты Путин үз фикерен.

Ул халык белән хезмәттәшлекнең күпкә нәтиҗәлерәк ысулы барлыгын искәртте.

«Кешеләргә, аларның позицияләренә карамастан, хөрмәт белән карарга кирәк. Һәм чараларның кирәклеген сабыр гына аңлатырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot