news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин коронавируска каршы көрәш чаралары турында видеоэлемтә аша киңәшмә үткәрәчәк

Татарстанда бер көн эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы теркәлгән, шуның яртысына якыны – Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү чаралары турында киңәшмә үткәрә. Киңәшмәдә докладлар белән РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин чыгыш ясаячак. Бу хакта Sputnik радиосы Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Көннең икенче яртысында видеоконференция режимында Россиядәге санитар-эпидемиологик вазгыять буенча киңәшмә узачак. Киңәшмәдә Татьяна Голикова һәм Сергей Собянин докладлар белән чыгыш ясаячак. Әлбәттә инде, Президент та сүз алачак. Шулай ук коронавируска каршы көрәштә эшләрнең торышына бәйле рәвештә фикер алышулар да үткәреләчәк», - дип ачыклык кертте дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә илнең 62 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 2,5 меңнән артык яңа очрагы расланган. Татарстанда 11 яңа очрак ачыкланган, шуның яртысына якыны – Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 18,3 мең очрагы теркәлгән, 148 кеше үлгән, 1,4 меңгә якын якын пациент терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot