news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Коронакризиста беренче чиратта без кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәттек

Россия Президенты халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре кирәкле чикләү чаралары аркасында калганнардан күбрәк зыян күргәнлеген искәртте.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронакризис барышында Россия хакимияте, беренче чиратта, кече һәм урта бизнес өчен ярдәм чараларын кертте. Бу хакта ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

Ул халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре чикләү чаралары аркасында калганнардан күбрәк зыян күргәнлеген искәртте.

«Әмма аларга беренче чиратта ярдәм күрсәтелде дә. Бу — ташламалы кредитлар, эш урыннарын һәм хезмәт хакын саклап калу буенча турыдан-туры ярдәм, бу кичектереп түләү кредитлары, ташламалы аренда һәм башкалар. Һәм кайбер чаралар хәзер озайтылды, моңа гаять зур ресурслар бүлеп бирелә», — диде Путин.

Ул бу эшнең бизнес-бергәлек белән турыдан-туры элемтәдә баруын әйтте. Бу хакимиятләргә тиз һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә.

«Һәм нәтиҗә начар түгел», — дип нәтиҗә ясады Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100