Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Корея хәрбиләренә махсус операциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Кызыл мәйданда Җиңү Парады тәмамланганнан соң Корея халык армиясе командующийлары белән аралашты.
Россия лидеры, кул кысып һәм кочаклап, Корея хәрбиләренә махсус хәрби операциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аларны Җиңүнең юбилее белән котлады.
«Рәхмәт. Бәйрәм белән. Барлык хәрбиләргә сәламәтлек телим», - диде Россия Президенты.
Исегезгә төшерик, Корея Халык-Демократик Республикасы хәрбиләре Курск өлкәсен азат итүдә роль уйнады. Бу хакта Путинга 26 апрельдә РФ Кораллы көчләренең генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Россия лидерына доклады вакытында белдерде.
Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз