news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Кораллы көчләр турында фейклар өчен милекне конфискацияләү хакында законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин армия турында фейклар өчен милекне конфискацияләү хакындагы федераль законны имзалады. Документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Хәзер Россия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлек, армияне ачыктан-ачык мыскыл иткән һәм аның абруен төшергән өчен акча яки милекне конфискацияләячәкләр. Бу шулай ук шушы рәвешле алынган активларга да кагыла.

Үзгәрешләр Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларга кертеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot