Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Көньяк Осетия авылларына берәр миллион сум бүлеп бирде
Россия Президенты Владимир Путин Көньяк Осетиядәге һәр авылга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан берәр миллион сум бүлеп бирде. Россия лидеры Администрациясенең беренче урынбасары Сергей Кириенко шулай дип белдерде, дип хәбәр итә җирле Sputnik басмасы.
«Алда зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, шуңа күрә Россия Президенты тагын бер мөһим карар кабул итте. Ул үзенең резерв фондыннан Көньяк Осетиядәге һәр авылга һәм республиканың һәр мәктәбенә берәр миллион сум акча бүлеп бирде», - дип белдерде Кириенко гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә.
Моңа бәйле рәвештә, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Көньяк Осетия халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән «фидакарь, чын батырлык, Ватанга тугрылык үрнәкләре», шулай ук республика вәкилләренең махсус хәрби операциядә катнашуы турында искәртте.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз