news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин контрсанкцияләрне 2019 елга кадәр озайтты

Карарда әйтелгәнчә, бу гамәл Россия “милли мәнфәгатьләрен яклау максатыннан” эшләнә.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Росиия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2019 елның 1 гыйнварыннан ел ахырына кадәр санкцияләрне озайту турындагы указны имзалаган.

Документ бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Карарда әйтелгәнчә, бу гамәл Россия “милли мәнфәгатьләрен яклау максатыннан” эшләнә. Карар бүгенге көннән үз көченә керә.

Путин “АКШ һәм башка чит ил дәүләтләренең дус булмаган гамәлләренә тәэсир итү чаралары” турындагы карарны имзалаган.

Россиянең чит ил эшләре министрлыгында әлеге документның Америка эшлекле даирәләрендә дулкынлану тудыруы турында әйткәннәр. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot