news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин конструктор Илдус Мостюковны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Россия Президенты юбилярның илнең инженерлык мәктәбенә керткән саллы өлешен билгеләп узды.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “безнеке-читнеке” тану системасын булдыручыларның берсе, Социалистик Хезмәт Герое конструктор Илдус Мостюковны 90 яшьлеге белән котлады.

Дәүләт башлыгы котлау телеграммасында юбилярны “тәҗрибәле җитәкче һәм талантлы конструктор, уникаль "Пароль" дәүләт радиолокацион тану системасын булдыручы” буларак билгеләп үткән.

“Сезнең ватаныбызның инженерлык, конструкторлык мәктәбенә, милли иминлекне ныгытуга керткән бик зур өлешегез соклану һәм хөрмәт тудыра”, - дип өстәгән Президент.

Путин 1999 елда нигез салынганнан бирле “Татарстан геройлары” оешмасын җитәкләүче Мостюковның хәйриячелек һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында искәртеп узган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковка Татарстанның “Дуслык” орденын тапшырды. Мостюков олы бүләккә озак еллар республика тормышында нәтиҗәле хезмәт куйган һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен лаек булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100