Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен сайлау участогына барып тавыш бирәчәк
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тавыш бирү вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәген әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә сайлау участогына барачак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Президент шәхсән үзе тавыш бирәчәк. Кайчан һәм ничек — без сезгә хәбәр итәрбез», — дип сөйләде Дмитрий Песков.
Аннан «Владимир Путин шәхси саклану чараларыннан файдаланамы?», — дип сорадылар. Песков дәүләт башлыгы «үз сәламәтлеген һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймаслык итеп тавыш бирәчәк», дип җавап бирде.
Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз