news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен күчерү карарын имзалады

Бөтенроссия тавыш бирү көне 22 апрельдә булырга тиеш иде.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында карарны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.

Текстта әйтелгәнчә, илдәге халыкның коронавирус йоктыру куркынычын булдырмау өчен, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирү көне «Россия Президентының аерым карары белән билгеләнәчәк».

Бу карары хакында ил башлыгы бүген әйтте. Ул Россия халкына коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле вазгыять турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Бөтенроссия тавыш бирү көне 22 апрельдә булырга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot