news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне турында указга кул куйды

Тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән, әмма аны коронавирус вазгыяте фонында күчерергә мөмкиннәр.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү датасы турындагы указга кул куйды. Бу көн 22 апрельдә булачак. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында бастырылган документта хәбәр ителә.

Тавыш бирүне коронавирус вазгыяте фонында күчерергә мөмкиннәр. Указ дата белән генә чикләнми, дип аңлатты дәүләт башлыгы.

«Чөнки илнең Төп законына үзгәрешләр кертү мөһим булса да, гражданнарыбыз сәламәтлегеннән һәм тормышыннан да мөһимрәк нәрсә юк», — диде Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, коронавирус белән хәл катлаулы булган башка илләрдә сәяси чаралар элеккечә үткәрелә.

Тавыш бирү турындагы указны датасыз имзалауның мәгънәсе булмас иде, дип белдерде Путин.


news_right_1
news_right_2
news_bot