news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча референдум уздырырга кирәк диде

Гражданнар фикере хәлиткеч булырга тиеш, диде Россия Президенты.

Путин Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча референдум уздырырга кирәк диде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россиядә Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча референдум уздырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Тәкъдим ителгән яңалыклар сәяси системаның, башкарма, закон чыгару, суд хакимияте эшчәнлегенең сизелерлек үзгәрешләренә кагылуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең барлык пакеты буенча ил гражданнары тарафыннан тавыш бирүне үткәрергә кирәк дип саныйм. Һәм аның нәтиҗәләре буенча гына соңгы карарны кабул итәргә кирәк», — диде Россия Президенты.

Ул суверенитетның һәм хакимиятнең төп чыганагы буларак гражданнарның фикере «билгеләүче булырга тиеш», диде.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100