news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Конфедерация кубогын оештыручыларга яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт башлыгы белдерүенчә, киләсе чемпионатта җанатарлар Россия җыелмасыннан яхшы нәтиҗә көтә.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның җәендә илнең берничә шәһәрендә, шул исәптән Казанда үткән футбол буенча Конфедерация кубогын оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгы рәхмәт сүзләрен физкультура һәм спорт буенча Россия Президенты каршындагы Совет утырышында әйтте. Татарстаннан әлеге чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының мабугат хезмәте.

«Конфедерация кубогы 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек булды. Халыкара федерацияләр, Россия һәм чит ил журналистлары, җанатарлар һәм спортчылар үзләре чараны оештыруга уңай бәя бирде. Тагын бер кат турнирны әзерләүчеләргә, объектларда эшләүчеләргә рәхмәт», – дип Путинның сүзләрен китерә «Р-Спорт».

Дәүләт башлыгы белдерүенчә, киләсе чемпионатта җанатарлар Россия җыелмасыннан яхшы нәтиҗә көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100