news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин көнбатыш турында: Безнең эчке эшләргә тыкшынырга берәүгә дә рөхсәт бирмибез

Россиянең сәяси системасы – ил суверенитеты терәкләренең берсе. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Демократия институтларын алга таба да үстерәчәкбез. Эчке эшләребезгә тыкшынырга берәүгә дә рөхсәт бирмәячәкбез», – диде.

Президент сүзләренчә, көнбатышның бөтен дөнья буенча милли конфликтлар кабызу гадәте ил үсешен тоткарлап калуга гына омтылмый.

«Россия урынына аларга теләсә нәрсә эшли алырлык, үлеп бара торган киңлек кирәк. Алар Россиядә дөньяның башка төбәкләрендә, шул исәптән Украинада кылган гамәлләрен кабатларга тели. Безне какшатып, эчтән зәгыйфьләндерергә омтыла. Ләкин алар ялгышты, моңа ирешә алмады. Бу ачыктан-ачык күренә. Безнең күп милләтле халыкның катгый позициясе белән очрашты алар», – ди Путин.

Ул безнең солдатлар һәм офицерлар, христианнар һәм мөселманнар, буддистлар һәм иудаистлар, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре Россия халыклары бердәмлеге бик зур, бар нәрсәне җиңә торган көч булуын сүз белән түгел, гамәлдә исбатлаганын билгеләп узды.

«Иңгә-иң куеп, алар Ватан өчен көрәшә. Без, Россия гражданнары, ирегебезне, тыныч тормышка хокукыбызны яклаячакбыз. Буыннар бәйләнешен саклап, үз юлыбызны бары тик үзебез билгеләячәкбез. Ил алдында торган бурычларны хәл итәчәкбез», – диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100