Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Көнбатыш һәм Украина безгә зыян китерү өчен, теләсә кем белән хезмәттәшлеккә әзер

Көнбатыш һәм Украина, Россиягә зыян китерү өчен, барысына да, теләсә кем белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Әйтик, әгәр аның тарихи территорияләрендә Россияне юк итү омтылышлары булмаса, махсус хәрби операция башланмас иде. РФ Президенты Владимир Путин «Герой йолдызы»на лаек булучылар белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Әгәр Украинадагы безнең тарихи территорияләрдә Россияне юк итә, аннан кешеләрне куып чыгара башламасалар, без беркайчан да моны эшләмәгән булыр идек. Руслар Украинада төп халык түгел дип игълан иттеләр - бөтенләй акылдан яздылар мәллә?» - дигән риторик сорау бирде Президент. Журналист Павел Зарубин 8 декабрьдәге очрашуның кадрлары белән уртаклашты.
Путин Канадада нацистка кадер-хөрмәт күрсәтүгә бәйле очракны искә алды. Аны Украина Президенты да, Канада Хөкүмәте дә – Икенче Бөтендөнья сугышы елларында СС берләшмәләре шуларга каршы көрәшкән – котлады.
«Бу кешеләрнең аңы асты өскә килгән кебек», - дип гаҗәпләнде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз