news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Көнбатыш безне кораллануның яңа ярышына тартып кертергә тели

Көнбатыш, 1980 еллар трюгын кабатлап, Россияне хәлсезләндерү өчен, илне коралланышның яңа узышына тартып кертергә тели. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Без, Көнбатыш безне коралланышның яңа узышына тартып кертергә теләгәнен аңлыйбыз. Шул рәвешле, безне хәлсезләндереп, 1980 елларда Советлар Союзы белән кылган гамәлләрен кабатларга ниятлиләр», – ди Путин.

Илбашы РФ бурычы оборона-сәнәгать комплексын үстерү, илнең фәнни, технологик, индустриаль потенциалын үстерү искәнен ассызыклады.

«Ресурсларны мөмкин кадәр дөрес бүләргә, кораллы көчләрнең нәтиҗәле икътисадын төзү, оборона чыгымнарының һәр тотылган сумының нәтиҗәлелегенә ирешү мөһим. Социаль, демографик, инфраструктура һәм башка бурычларны хәл итү тизлеген арттырып, армия һәм флотны җиһазлауның яңа баскычына чыгарга кирәк», – диде Президент.

Путин сүзләренчә, бу беренче чиратта, гомуми билгеләнештәге көчләргә, радиоэлектроника көрәше системаларына, разведка һәм башка көрәш чараларына кагыла.

«Көнбатыш стратегик юнәлештәге группировкаларны ныгыту мөһим, бу НАТОның Көнчыгышка киңәюе, альянска Швеция һәм Финляндияне җәлеп итү белән бәйле куркынычларны киметү өчен кирәк», – дигән бурыч куйды Президент.

Ул Көнбатыш Украинада, Якын Көнчыгышта конфликтка коткы салуын һәм алдавын дәвам итүен искәртте. «Хәзер оялмыйча да Россия, имеш, Европага һөҗүм әзерли, дип әйтәләр. Без бит аларның тузга язмаган нәрсә сөйләгәнен аңлыйбыз, шул ук вакытта безнең территориядә һөҗүм өчен нокталар сайлыйлар, үзләре уйлаганча иң нәтиҗәле көрәш чараларын сайлыйлар», – ди Путин.

«Алар бездә дә, аларның территорияләрендәге урыннарны тар-мар итәргә сәләтле корал булуын аңларга тиеш», – диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100