news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә газ тоташтырып бетерергә кушты

РФ Хөкүмәте «Газпром» һәм Россия төбәк хакимиятләре белән берлектә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә газ тоташтырып бетерүне тәэмин итәргә һәм бу хакта 15 июльгә кадәр хисап тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта РФ Президентының Федераль Җыенга мөрәҗәгатен гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлегендә әйтелә. Документ Кремль сайтында чыкты.

«Гражданнарның үз акчаларын җәлеп итмичә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә һәм газлаштырылган торак пунктларда урнашкан йорт хуҗалыкларын газ бүлү челтәрләренә тоташтыру буенча чаралар үтәүне тәэмин итәргә. Әлеге чараларны гариза бирүчеләргә караган җир кишәрлекләре чикләренә кадәр үтәүне күздә тотып (тоташтыру турында гариза булган очракта) һәм тоташтыру шартларын билгеләп (технологик тоташтыру) башкарырга», – диелә документта.

Дәүләт башлыгына беренче хисап 2024 елның 15 июленә кадәр, аннан соңгылары ярты елга бер тапкыр тапшырылырга тиеш.

  • Элегрәк РФ Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә социаль газлаштыру программасына федераль бюджеттан өстәмә 1 млрд сум юлланачак дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100