news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Кипрдагы банк исәп-хисаплары турындагы хәбәрне уйдырма дип атады

Россия Президенты фикеренчә, күп акча булу баш авыртуына гына сәбәпче булыр иде.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин, Кипрдагы банк исәп-хисаплары булу турындагы хәбәрне, уйдырма, дип атады. “Юк, юк һәм беркайчан да булмады. Дөрес түгел бу. Әгәр дә булса, әллә кайчан күрсәтелер иде инде”, – дип җавап бирә ул Америка режиссеры Оливер Стоун соравына. Бу хакта "Российская газета "хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Америка Кушма Штатларында 12-15 июньдә “Путин белән интервью” – дүрт сәгатьлек документаль фильм трансляцияләнде. Фильмны танылган кинематографист Оливер Стоун 2015 елның җәеннән 2017 ел башына кадәр эшләгән. Әлеге вакыт эчендә ул Путин белән уннан артык тапкыр очрашкан һәм әңгәмә корган.

Режиссерның Көнбатышта Россия Президентын дөньядагы иң бай кеше дип санаулары репликасына Россия лидеры: "Беренчедән, минем сүзләрдә йөргән кебек бернинди байлыгым да юк”, – дип җавап биргән.

Шуннан соң Стоун зур байлыгы булганда үзен бәхетлерәк тоюы турында җиткергән.

"Беләсезме, моны зур бәхет дип уйламыйм, – дип искәрткән Путин. – Хәзер кризис чорында сез ул активлар белән нәрсә эшләргә кирәклеген уйлый алыр идегезме? Аларны ничек сакларга, кая урнаштырырга?Аннан бары баш авыртуы гына булыр иде”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100